+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Фольклориада
4 июль 2021, 10:55

Башкортстан Милли музеенда күргәзмә ачылды

Фольклориадага багышланган күргәзмә 9 июльгә кадәр эшләячәк.

Башкортстан Милли музеенда күргәзмә ачылды
Башкортстан Милли музеенда күргәзмә ачылды

Бүген Башкортстан Милли музеенда VI Бөтендөнья фольклориадасы CIOFF® багышланган “Дөнья халыклары битлекләре” халыкара күргәзмәсе һәм “Дөнья халыклары уен кораллары” халыкара фотокүргәзмәсе ачылды.

Беренче килүчеләрне мәдәният министры Әминә Шәфыйкова һәм CIOFF президенты Филипп Боссан сәламләде.

Күргәзмәдә төрле халыкларның йоласын яки мәдәниятен күрсәтүче битлекләр куелган.

Халыкара битлекләр күргәзмәсенең максаты— битлекләрне халыкның мәдәни мирасы буларак популярлаштыру. Ә экраннарда күрсәтелгән видеороликларта битлекләрнең тормышта ничек кулланылуын күрергә мөмкин иде.

Экспозициядә Аргентина, Португалия, Парагвай, Эстония, Италия, Колумбия, Швейцария, Латин Америкасы, Бенин, Камерун, Греция, Болгария, Перу, Панама, Мексика, АКШ, Канада, Доминикан республикасы, Сальвадор һәм башка илләрдән 26 битлек һәм 31 музыкаль уен кораллары фотографиясе тәкъдим ителгән.

Күргәзмә 9 июльгә кадәр 11 сәгатьтән 17.30 сәгатькә кадәр эшләячәк.


Фото: Розалия Валеева

Читайте нас: