+18 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Фольклориада
5 июль 2021, 16:29

“Дуслык бәйрәмендә катнашуыбызга бик шатбыз!”

Фольклориадада кунакларга волонтерлар да ярдәмгә килә. Уфаның 7нче модельле балалар китапханәсе мөдире Ирина Зиннәтуллина ерак Эквадордан килгән кунакларны озатып йөри.

“Дуслык бәйрәмендә катнашуыбызга бик шатбыз!”
“Дуслык бәйрәмендә катнашуыбызга бик шатбыз!”

Бөтендөнья фольклориадасы кыза бара. Кунакларга волонтерларның да ярдәме зур. Алар арасында Уфаның 7нче модельле балалар китапханәсе мөдире Ирина Зиннәтуллина да бар. Ул ерак Эквадордан килгән кунакларны озатып йөрде.

“Фестивальнең иң күркәм вакыйгаларының берсе —чарага килгән барлык ил вәкилләренең — Фольклориадада катнашучыларның “Милли костюмнар” парады булды. Парад Зәки Вәлиди урамыннан Башкорт драма театрыннан “Торатау” Конгресс-холлы амфитеатрына кадәр узды. Дәртле музыка, халык биюләре — уникаль, матур тамаша, аны күпсанлы тамашачылар бик эмоциональ сәламләделәр. Парадны һәм әйлән-бәйлән үткәрүдә дистәләгән волонтер ярдәмгә килде”, — ди Ирина Миңнулла кызы.

VI Бөтендөнья фольклориадасында катнашучыларның “Торатау” Конгресс-холлы янында оештырылган  әйлән-бәйләнгә тезелүе, илләр һәм халыклар саны буенча, рәсми рәвештә дөнья рекорды куелды.

Әйлән-бәйлән “Фольклор йөрәге” төп мәйданчыгы эшенә старт бирде, анда 9 июньгә кадәр чакырылган артистлар, профессиональ һәм үзешчән иҗат коллективлары концертлары узачак. Әлбәттә, бу әһәмиятле мәдәни вакыйга катнашучылар өчен дә, тамашачылар өчен дә хәвефсез булсын өчен, чаралар барлык санитар таләпләрне үтәп башкарыла.

 

Ирина Зиннәтуллина фотолары.

Читайте нас: