+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Фольклориада
6 июль 2021, 16:37

Акбузатка һәйкәл ачылды

Фольклориада кысаларында Бөрҗән районында мөһим чара узды.

Акбузатка һәйкәл ачылды
Акбузатка һәйкәл ачылды

Бүген Башкортстанның Бөрҗән районында VI Бөтендөнья фольклориадасы кысаларында башкорт халкы эпосларының, мифларының һәм риваятьләренең төп персонажларының берсе булган Акбузатка һәйкәл ачылды.

Елкычыккан күле янында узган һәйкәлне ачу тантанасында CIOFF президенты Филипп Боссан, Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, Бөрҗән районы башлыгы Газиз Манапов һәм  шулай ук Фольклориадада катнашучы илләр вәкилләре һәм авыл халкы катнашты.

Һәйкәл каршына сәхнәгә урындагы фольклор коллективлары һәм балалар — эпосларны укучылар чыкты, алар кунакларны халыкыбызның гореф-гадәтләре һәм бай мәдәни мирасы белән таныштырды. Бәйрәм Роберт Юлдашевның, “Курайчы” төркеменең һәм “Guzel-Dance” ансамбленең феерик концерты белән тәмамланды.

“Акбузат” монументаль-скульптура композициясе — аның авторы Өлфәт Кубагушевның бөтен тормышының эше. Автор сөйләвенчә, һәйкәл турындагы хыяллар ерак 1977 елда, Мәскәүнең “Наука” нәшриятында “Башкорт халык эпосы” китабы чыккач башлана. Шул вакыттан бирле, студентлар чорыннан бирле, ул эпосларга һәйкәл булдыру идеясе белән яна. Акбузатка юл озын булган. Иң мөһиме — нәтиҗә. Автор үзе дә аннан канәгать.

Акбузат — әлегә башкорт халкының эпик әсәрләренә бердәнбер һәйкәл. Һәйкәлнең биеклеге – 5 метр, атның биеклеге 3,5 метр.

Проект республиканың Күчемсез мәдәни мирас объектларын саклау һәм алардан файдалану буенча фәнни-җитештерү үзәге тарафыннан тормышка ашырылды.

 

Фото: Юлай Каримов


 

Читайте нас: