-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Фольклориада
6 июль 2021, 15:44

Республика Башлыгы кечкенә серне ачты...

Радий Хәбиров Башкортстанда мөһим вакыйга көтелүе турында хәбәр итте.

Республика Башлыгы кечкенә серне ачты...
Республика Башлыгы кечкенә серне ачты...

Башкортстанда балалар өчен Фольклориада уздырырга ниятлиләр. Радий Хәбиров бу вакыйганы сишәмбе көнне республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

"Кечкенә серне ача алам. Без Филипп Боссан әфәнде белән (Фольклор фестивальләре һәм традицион сәнгать оешмаларының халыкара советы президенты) безнең CIOFF белән киләчәк хезмәттәшлек турында фикер алыштык, бик зур халыкара чара өстендә эш башларга тәкъдим бар, бу — балалар өчен Фольклориада”, — диде Башкортстан Башлыгы.

Бу атнада ниятләр турында беркетмә төзү һәм якынча даталарны билгеләү планлаштырыла. Радий Хәбиров мәдәният министры Әминә Шәфыйковага бу вакыйгага әзерлек эшләрен башларга кушты.

“Менә бу галәм булачак! Бу, чыннан да, зур вәкиллекле илләрнең балалар Олимпиадасы булачак. Мин, кайчандыр коронавирус белән бәйле вакытлар, узар дип уйлыйм. Әзерләнә башлыйбыз, бу — бик мөһим вакыйга”,— дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Исегезгә төшерәбез, 10 июльгә кадәр Башкортстанда 37 ил катнашылыгында VI Бөтендөнья фольклориадасы уза.

 

Фото: bashinform.ru

Читайте нас: