Барлык яңалыклар
Фольклориада
8 июль 2021, 11:35

Фольклориада гөрләп уза!

VI Бөтендөнья фольклориада республика буйлап сәяхәтен дәвам итә.

Фольклориада гөрләп уза!
Фольклориада гөрләп уза!

Фольклориада тамашалары башкалада һәм республика районнарында дәвам итә. Кунакларның чагу чыгышлары тагын 12  муниципаль берәмлектә узачак. 10 июльдә Уфа амфитеатрында 17.30 сәгатьтә ябылу тантанасы узачак.

Бүген фестивальне Сибай шәһәре кабул итә. Тамашачыларга Венгрия, Кыргызстан, Черногория, Коста-Рика, АКШ, Швейцария, Албания кебек илләрнең мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге булачак.

Шулай ук, Авыргазы районы да Боливия, Греция, Панама, Казахстан, Испаниядән килгән коллективларны кабул итәргә әзер. Кырмыскалы районында исә Словакия, Болгария, Колумбия, Австрия, Русия иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.

Нефтекамада бүген Әзербайҗан, Хорватия, Һиндстан, Эстония, Парагвай, Бенин кебек илләр вәкилләре үз мәдәниятләрен һәм традицияләрен күрсәтәчәк.

Аскын районы Палестина, Франция, Белоруссия, Төньяк Македония, Перу, Эквадор, Румыния коллективларын кабул итәчәк.
Уфада “Торатау” Конгресс-холлы амфитеатрында Индонезия, Польша, Мексиканың иҗат коллективлары катнашлыгында концерт программасы көтелә. Кичәнең хедлайнеры Ulytau (Казахстан) этно-рок төркеме булачак.

Фото: Динар Кәлимуллин

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: