+17 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Фольклориада
9 июль 2021, 14:20

Республикада зур бәйрәм!

Фольклориада район һәм шәһәрләрдә дәвам итә.  

Республикада зур бәйрәм!
Республикада зур бәйрәм!

Бүген республика район һәм шәһәрләрендә йомгаклау концерт программалары узачак һәм CIOFF ® ️ VI Бөтендөнья фольклор фестивалендә катнашучылар Уфага кайта.

Бүген фестиваль Белорет районында дәвам итә. Тамашачыларга Венгрия, Кыргызстан, Черногория, Коста-Рика, АКШ, Швейцария, Албания кебек илләрнең мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге була.

Шулай ук, Ишембай районында Казахстан, Австрия, Колумбия, Испания, Польша иҗат коллективлары матур программа күрсәтә.

Словакия, Боливия, Үзбәкстан, Греция, Панамы, Русия коллективлары Благовещен районында чыгыш ясый.

Бүген Илеш районында да зур бәйрәм көтелә. Район халкы Әзербайҗан, Хорватия, Һиндстан, Эстония, Чили, Парагвай, Бенин кебек илләр вәкилләре белән танышачак, аларның мәдәниятен һәм традицияләрен күрү мөмкинлеге булачак.

Республиканы иҗади форумда шәһәр һәм районнарның сәнгать коллективлары тәкъдим итәчәк.

Бүген 18.00 сәгатьтә “Торатау” Конгресс-холл амфитеатрында Палестина, Белоруссия, Румыния, Камерун иҗат коллективлары катнашлыгында “Фольклор йөрәге” концерт программасына старт биреләчәк. Кичәнең хедлайнеры The Hatters джипси-фолк-рок төркеме булачак.

 

Фото: bashinform.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: