+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Фольклориада
10 июль 2021, 20:10

Фольклориада — матурлык һәм дуслык бәйрәме!

“Торатау” Конгресс-холлы амфитеатрының ачык мәйданчыгында Халыкара фольклор фестивален ябу тантанасы бара.

Фольклориада — матурлык һәм дуслык бәйрәме!
Фольклориада — матурлык һәм дуслык бәйрәме!

Бүген Фольклориаданың соңгы көне. Ябылу тантанасы — искиткеч матур күренеш Салават Юлаев һәйкәле янында “Русские Витязи” пилотаж төркеменең Фольклориадада катнашучыларны һәм кунакларны сәламләп очуы белән башланды.
Фольклориаданы ябу тантанасының концерт программасы М. Е. Пятницкий исемендәге Дәүләт академия урыс халык хорының бик үзенчәлекле чыгышы белән башланып китте.Коллектив Уфа тамашасына сюрприз да әзерләгән, алар Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Аскар Абдразаков белән бергә “Вдоль по Питерской” җырын башкарды. Матур концерт программасында Башкортстанның Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле,  “Аргымак” төркеме чыгышлары белән тамашачыларның күңелен күтәрде. Моннан тыш, программада 19 илдән (Боливия, Коста-Рика, Колумбия, Хорватия, Эстония, Индонезия, Казахстан, Кыргызстан, Польша, Черногория, Панама, Франция, Мексика, Румыния, Русия, Эквадор, Швейцария, Үзбәкстан, Парагвай) фольклорчылар һәм Башкортстан Республикасының әйдәп баручы коллективлары чыгыш ясый. Бу бәйрәмнең хедлайнерлары — легендар Эмир Кустурица җитәкчелегендәге The No Smoking.

Программа финалында фестиваль әләмен CIOFF ® президенты Филипп Боссанга тапшыру, шулай ук 37 катнашучы илнең тәңкәләре тегелгән башкорт түш бизәген Башкортстан Республикасы Милли музеена тапшыру планлаштырылган. Кичә матур фейерверк белән тәмамланачак.

Динар Кәлимуллин фотолары.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: