Барлык яңалыклар
Фольклориада
12 июль 2021, 15:50

Башкортстан буйлап 10 мең чакрым!

Фольклориада кунаклары фестиваль көннәрендә нәкъ шулкадәр юл үткән.

Башкортстан буйлап 10 мең чакрым!
Башкортстан буйлап 10 мең чакрым!

Дөньяның 37 иленнән 1000нән артык катнашучы, 28 мәйданчык, күргәзмәләрдә һәм өч фан-зонада 300 меңнән артык кеше булды. Бу Уфадагы VI Бөтендөнья фольклориадасы нәтиҗәләренең әле аз гына өлеше. Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова белдерүенчә, халыкара чараны оештыруда бөтен республика буенча 3,5 меңнән артык кеше катнашкан. Бу санга волонтерлар, журналистлар, кураторлар, тәрҗемәчеләр, туклану өлкәсе һәм кунакханәләр хезмәткәрләре кергән.

"Интернет ресурслары белән бергә, телевизион трансляцияләр тамашачылар аудиториясен киң колачлау мөмкинлеге бирде. Челтәрләрдә трансляцияләр һәм язмалар каралуның якынча саны – 10 миллионнан артык. 53 федераль киң мәгълүмат чаралары 5,5 меңнән артык материал бастырып чыгарды. Шулай ук Фольклориада турында 30 илнең киңкүләм мәгълүмат чаралары мәгълүмат бирде. Чит ил, “Россотрудничество” һәм CIOFF социаль челтәрләрендә 1700дән артык пост куелган", - дип ачыклык кертте Әминә Шәфыйкова.

Фольклор фестивальләрен һәм традицион сәнгатьләрне оештыру буенча Халыкара совет (CIOFF) президенты Филипп Боссан билгеләп үтүенчә, Фольклориада бик яхшы, югары дәрәҗәдә оештырылды һәм үтте.

Фольклориадада катнашучылар Башкортстан буйлап 10 мең километрдан артык юл уздылар.

“Иң мөһиме – коронавирус инфекциясе белән авыручылар санының артуына юл куелмады. Килгән катнашучыларның җаваплы мөнәсәбәтен билгеләп үтәргә кирәк — аларның 80 проценттан артыгы вакцина ясатып килгән”, - диде төбәк мәдәният министры.

Фольклор фестивале көннәрендә чит ил кешеләре урыс һәм башкорт мәдәнияте белән таныштылар. Барысы да диярлек Башкортстан табигатенә, илебез киңлекләренә, республика халкының кунакчыллыгына сокландылар. Черногориядән ансамбль җитәкчесе Сретен Калудерович “Әбҗәлил районы Черногориядән калышмый”, дип билгеләп үтте.

Француз коллективы җитәкчесе Себастьян Монтриняк һәм аның “Лезанфан Дарьозо” фольклор коллективы безнең илгә беренче тапкыр килделәр.

“Русия киңлекләренә таң калдым! Торак пунктлар арасы бер-берсеннән ерак, кешеләр бик тату. Ә биредә нинди кунакчыллык!" — дип гаҗәпләнде ул Караидел районының матурлыгына, халкына сокланып.

АКШ кунаклары бездә кока-коланың күпкә тәмлерәк булуын әйттеләр. Ашыгып бармаучы колумбиялеләр Русиядә яшәеш зур тизлек белән баруын билгеләп үтте. Алар Нуриман районында традицион җәядән атудан бик канәгать калган. Хорватия халкын курай моңы бик кызыксындыган, алар өчен осталык дәресләре оештырылды. Әзербайҗаннан “Ритм” бию коллективы Нефтекама филармониясенең “Тәңгәвер” бию ансамбле артистларына искиткеч осталык дәресе күрсәтте.

Чит ил кешеләренең безнең аш-суга карата фикерләре дә кызыклы. Аерым алганда, австриялеләрне - бөтен ризыкларда да яшел укроп булу, панамалыларны - сөтле чәй, испаннарны карабодайның үзенчәлекле тәме гаҗәпләндергән. АКШ вәкилләре - Салават Юлаев, Колумбия вәкилләре – генерал Шәйморатов турында, боливиялеләр – “Калинка” җырын башкардылар, Венриядән килгән бию коллективы “Карабай” башкорт халык җырын өйрәнгән.

Әминә Шәфыйкова 16 июльдә Милли музейда фестиваль нәтиҗәләре буенча күргәзмә ачылачагын ассызыклады.

Фото: bashinform.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: