Фольклориада
19 Июня , 12:05

15 яшьлек Адриананы Уфада көтәбез!

Суджа шәһәрендә уникаль коллекцияләрен югалткан гаиләгә бөтен фольклор дөньясы булышкан. 

15 яшьлек Адриананы Уфада көтәбез!15 яшьлек Адриананы Уфада көтәбез!
15 яшьлек Адриананы Уфада көтәбез!

III Бөтенрусия балалар фольклориадасында катнашучылар арасында  Курск өлкәсеннән 15 яшьлек Ариадна Шестопалова да бар.

Суджадагы фаҗигадән соң Ирина һәм Евгений Шестопаловларның иҗади гаиләсе зур югалту кичерә. 30 га якын уникаль костюмнар һәм барлык музыка коралларын калдырып китәргә туры килә. Күпьеллык хезмәт һәм уникаль коллекция кире кайтарылмаслык рәвештә югала.

Ләкин могҗиза бар ул! Шестопаловларга бөтен фольклор дөньясы булыша.  Русиянең төрле төбәкләрендәге фольклор коллективлары югалтканны өлешчә тулыландырырга булыша.

Шестопаловларның кызлары Ариадна 5 яшеннән җырлый. Бүген аңа 15 яшь. Сәләтле кыз – гаилә коллективы солисты һәм Суджадагы сәнгать колледжының “Криница” фольклор-инструменталь төркеме катнашучысы. Ләкин ул җырчы гына түгел: кыз, җырчы дәү әниләренең тавышларын киләчәк буыннар өчен саклап, экспедиция язмаларын расшифровкалау белән шөгыльләнә.

– Хәзер мин Курскта яшим, әмма күп газаплар кичергән туган җиребездә “Тимоня”ны яңадан биер көн җитәчәгенә ышанам, - ди Ариадна.

Ариаднаны һәм аның гаиләсен Уфада,  Бөтенрусия балалар фольклориадасына көтәбез!

Фото: фото гаилә архивыннан

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас