

III Бөтенрусия балалар фольклориадасы кунаклары болан тояклары тавышын ишетәчәк. Мондый гадәти булмаган музыка коралын үз чыгышларында, барабаннар һәм мөгезләр белән бергә, Ненец автономияле округының “Ханийко” (“Птенцы”) балалар коллективы куллана (җитәкчесе – Светлана Вокуева). Аларның уникаль тембрында – очсыз-кырыйсыз тундра тылсымы.
Яшь талантлар җырлап һәм биеп кенә калмыйлар, үз халкының гореф-гадәтләрен саклыйлар һәм тапшыралар.
“Ханийко” репертуарында – традицион ненец җырлары һәм биюләре, әкият мотивлары буенча этно-рәсемнәр һәм милли уеннар белән интерактив программалар.
Фото:Юлия Холодова