

87 ел элек иҗат ителгән борынгы биюне III Бөтенрусия балалар фольклориадасы тамашачылары өчен башкаланың Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле башкарачак.
“Зарифа” биюе — җәйге кичтә башкорт яшьләренең уеннары фонында ике яшь йөрәкнең мәхәббәт тарихы. Башкорт фольклоры белән үрелгән яшьлекнең сафлыгы, дәрте, энергиясе биюнең лейтмотивына әверелде.
Беренче тапкыр бу спектакльне зур сәхнәдә 1939 елның 20 мартында Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 20 ел тулу уңаеннан башкаралар.
Башкорт ансамбле артистлары фольклориаданы ябу тантанасында 26 июнь көнне 18.00 сәгатьтә чыгыш ясаячак. Совет мәйданында очрашканга кадәр!
Фото: Эдуард Дилмөхәммәтов