

Уфа, бөтен Русиядән яшь талантларны берләштереп, чын иҗади башкалага әвереләчәк!
Бүген Мостай Кәрим исемендәге “Уфа” халыкара аэропорты һәм тимер юл вокзалы иртәдән үк фольклориадада катнашучыларны каршы ала. Республика кунакларын гадәттәгечә башкорт халык биюләре һәм халык уен кораллары яңгырашы белән сәламлиләр. Фольклориадага килүчеләр дә җавапсыз калмый - алар үзләренең музыкаль сәламнәрен әзерләгәннәр.
Халык традицияләрен саклаучы яшь талантлар Русиянең иң күпмилләтле төбәкләренең берсе булган Уфага илебезнең халык мәдәниятенең күптөрлелеген күрсәтү өчен җыелачак.
Фестивальнең төп мәйданы 24 июньнән 26сына кадәр Совет мәйданы булачак.
Гөлдәр Хәсәнова фотосы.