+16 °С
Облачно
Журналга язылу
Фольклориада
24 Июня , 05:50

“Башкортстан халкы ихлас, ярдәмчел!”

III Бөтенрусия балалар фольклориадасы кунаклары беренче тәэссоратлары белән бүлеште.

“Башкортстан халкы ихлас, ярдәмчел!”“Башкортстан халкы ихлас, ярдәмчел!”
“Башкортстан халкы ихлас, ярдәмчел!”

23 июньнән 27сенә кадәр Уфа III Бөтенрусия балалар фольклориадасын кабул итеп, илнең балалар халык иҗаты үзәгенә әверелә.  Берничә көн эчендә Русиядән меңнән артык яшь артист Башкортстан башкаласына халыкларның бай мәдәни мирасын күрсәтү һәм саклау өчен җыелачак. Башкортстан беренче тапкыр Русия халыклары бердәмлеге елына багышланган Бөтенрусия балалар фольклориадасын кабул итә.

Кичә, 23 июньдә, “Торатау” Конгресс-холлы мәйданчыгында әлеге зур вакыйгага багышланган матбугат конференциясе узды. Поленов исемендәге Русия Дәүләт халык иҗаты йорты директоры Тамара Пуртова журналистларны һәм чарада катнашучыларны сәламләде. Ул Башкортстанга кунакчыллыгы һәм мәдәният өлкәсендәге чараларга ярдәм итүе өчен рәхмәт белдерде.

Башкортстан мәдәният министры вазыйфасын башкаручы Фәнүр Шәйхисламов зур вакыйгага әзерлек турында сөйләде.

Матбугат конференциясендә Күмертаудан килгән “Зоренька” үрнәкле урыс җыры ансамблендә шөгыльләнүчеләр, Куергазы районының Ермолаево авылыннан Әнвәр Вахитов,  Луганскидан килгән "Рапсодия" бию ансамбле, Ханты-Манси автономияле округы - Юградан килгән "Тром-Еван-Мокут - Тром-Аганские ребята" үрнәкле үзешчән сәнгать   коллективы әгъзалары катнашты.

Фольклориадада Башкортстан намусын яклаучы “Зоренька”  ансамбле җитәкчесе Ирина Варламова республика исеменнән чыгыш ясауның зур җаваплылык һәм дәрәҗә булуын билгеләде. Коллектив утыз ел иҗат итә һәм даими рәвештә төрле конкурсларда, чараларда катнаша.

– Мондый масштабтагы чарада без беренче тапкыр катнашабыз. Без Балалар фольклориадасы ачылышында республикабыз исеменнән чыгыш ясавыбызга бик шат һәм горур! - диде педагог.

Ирина Викторовна фестивальнең тәҗрибә алмашу өчен мөһимлеген билгеләде.

Ханты-Манси автономияле округы –  Юградан килгән "Тром-Еван-Мокут - Тром-Аганские ребята" үрнәкле үзешчән сәнгать  коллективы җитәкчесе Майя Швейд Башкортстан халкының ихласлыгын, ярдәмчеллеген аерым билгеләде.

– Без Уфага кечкенә балаларны алып килдек. Һәм юлда килгәндә балаларны иң сокландырганы таулар булды. Алар барысы да тәрәзәгә капланды, чөнки бездә таулар юк, бөтен җирдә дала. Шулай ук Башкортостан халкының ихласлыгы ошады – нинди сорау менән мөрәжәгать итсәң дә, яхшы итеп аңлаталар", – диде Майя Александровна.

 

Юлай Кәримов фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас