

III Бөтенрусия балалар фольклориадасында катнашучы 85 коллектив арасында Адыгея Республикасының Майкоп шәһәреннән килгән “Синдика” адыгей халык биюләре сәнгать ансамбле дә бар. Фольклориаданың тантаналы ачылышына санаулы минутлар калганда, “Әллүки”челәргә алар белән аралашу форсаты тиде. Без ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Елена Едиджидан тэссоратлары белән уртаклашуын сорадык.
"Без Башкортстанда беренче тапкыр. Уфаны бик күрәсебез килә, әлегә өлгерә алмадык, чөнки килү белән чараларга чумдык. Тәэссоратлар искиткеч! Безне иң сокландырганы – фольклориаданың масштабы. Төрле милләт вәкилләренең бердәмлеге – Русиянең төп көче. Шушы матур күренешне ансамбльдәге балаларның үз күзләре белән күрә, йөрәкләре белән тоя алуына чиксез шатланам. Фольклариада Ватаныбыз белән горурлану хисләрен ныгыта. Балалар аралаша, төрле гореф-гадәтләр, мәдәни үзенчәлекләр белән таныша, үзара дуслаша. Без үзебез белән зур рухи байлык алып кайтып китәчәкбез”, – диде Елена Владимировна.
Зөһрә Исламова фотосы.