

III Бөтенрусия балалар фольклориадасын уздыру көннәрендә Башкорт дәүләт курчак театры бөтен илдән килгән яшь талантлар өчен ишекләрен ачты. Мәдәни программа кысаларында балаларга Сергей Аксаков әкиятенә нигезләнгән «Аленький цветочек» спектаклен күрсәттеләр.
«Кече Ватан мәдәнияте» федераль проекты кысаларында куелган спектакль тамашачыларны мәхәббәт, игелек һәм тугрылык турындагы күңелгә үтеп керерлек тарихы белән таң калдырды. Спектакльнең режиссеры – Башкортстанның халык артисты Ольга Шәрәфетдинова.
2023 елның декабрендә тәмамланган масштаблы реконструкциядән соң танымаслык булып үзгәргән театр бинасы кунакларда аеруча соклану уятты.
Фольклориадада катнашучыларның Башкорт дәүләт курчак театрына сәфәре мәдәни алмашуның мөһим өлешенә әверелде.
Фото: Диана Рәхмәтуллина | пресс-служба Башкирского театра кукол