+13 °С
Облачно
Журналга язылу
Фольклориада
27 Июня , 11:50

Уфа бәхет һәм мәхәббәткә тулды!

Фольклориаданың Дуслык картасына төрле телләрдә теләкләр язылды.

Уфа бәхет һәм мәхәббәткә тулды!Уфа бәхет һәм мәхәббәткә тулды!
Уфа бәхет һәм мәхәббәткә тулды!

Уфага III Бөтенрусия балалар фольклориадасына килгән балаларга Башкортстанның Милли музеенда үзенчәлекле тәкъдим ясадылар. Бу фестивальнең үзе өчен нәрсә аңлатканын бер сүз белән аңлатырга һәм Дуслык картасына язарга тәкъдим иттеләр. Иң еш язылганы – "дуслык" һәм "бердәмлек" сүзләре булды. Алар дистәләгән телдә Дуслык картасында урын алды.

Шулай ук “яңа танышулар”. “сулыш”, “якты хисләр”, “халыклар дуслыгы”, “мөмкинлекләр”, “тәҗрибә”, “кунакчыллык һәм киң күңеллелек”, “күңел”, “традицияләр”, “яшьлек" һәм башкалар.

В. Д. Поленов исемендәге Русия дәүләт халык иҗаты йорты директоры Тамара Пуртова “бәхет” сүзен сайлады. Башкортстанның мәдәният министры вазыйфасын башкаручы Фәнүр Шәйхисламов “мәхәббәт” сүзен язды. Чыннан да, бу көннәрдә Уфа нәкъ менә бәхет һәм мәхәббәт белән тулган иде!

Фольклориадада катнашучылар республиканың төп музеен: "Текә музей!” дип бәяләде.

Фото: Эльвира Дәүләтбердина БР Милли музееның матбугат хезмәте

 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас