+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Фотоконкурс
27 апрель 2020, 18:40

Карина Кашапова: “Өйдә дә күңелле!”

“Әллүки”дә бүген бәйге башланды. Беренчеләрдән булып почтага Уфа кызы Каринадан хат килеп төште.

“Минем исемем — Карина. 84нче Татар гимназиясенең 2 В сыйныфында укыйм. Дистанцион укыту чорында өйдә булган вакытны файдалы үткәрергә тырышам. Әни белән фетрдан уенчыклар тегәм, картиналар, аппликацияләр ясыйм, төрле темаларга рәсемнәр төшерәм. Узган елда “Пушкин, Тукай һәм Кәрим” Республика балалар рәсемнәре бәйгесендә катнашып, призер булдым.
Әниемә өй эшләрендә булышам, өч туганымны карашам, алар белән уйным. Менә шулай көннәрем файдалы да, күңелле дә үтә".
Карина Кашапова,
2 В сыйныфы.
Уфаның 84нче Татар гимназиясе.
Ә сез буш вакытларыгызны ничек үткәрәсез, дуслар? Хатлар, матур фотолар көтәбез. Алар “Әллүки” журналы сайтына куелып барачак. Җиңүчене сезнең хатларны күпме кеше караудан чыгып билгеләрбез. Тавыш бирүләр 27 май көнне 9:00да туктатыла һәм шул көнне бәйгегә йомгак ясала.
Бәйгедә җиңәр өчен “Әллүки”дәге үзегез турындагы язманы "ВКонтакте", "Одноклассники" социаль челтәрләрендә үзегезнең сәхифәгә алып куегыз, репост ясагыз.
Хатларны һәм фотоларны "Әллүки"нең "ВКонтакте", "Одноклассники" социаль челтәрләрендәге төркемнәренә җибәрә аласыз. Бәйләнеш өчен ватсапп:89373507507
Автор фотосы.
Читайте нас: