+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Фотоконкурс
27 апрель 2020, 17:25

“Өйдә дә күңелле!”

Дуслар, “Әллүки”дә бүгеннән өр-яңа бәйге башлана. Конкурста катнашу өчен шартлары белән танышыгыз.

Коронавирус планнарны үзгәртте дә куйды: барлык чаралар туктатылды, уку дистанцион алып барыла, урамда уйнарга ярамый. Шулай да бу күңелсезләнү өчен сәбәп түгел. Шундый шартларда да вакытны кызыклы һәм файдалы үткәрергә була. Әйтик, кемдер кул эшләре ясый, икенчеләр бакчада ярдәмләшә, өченчеләр китап укый, спорт белән шөгыльләнә. Туганнары белән күңелле итеп уйнаучылар да бардыр әле арагызда.
Сездән нәкъ шул турыда “Өйдә дә күңелле!” бәйгесенә хатлар, фотолар көтәбез. Алар “Әллүки” журналы сайтына куелып барачак. Җиңүчене сезнең хатларны күпме кеше караудан чыгып билгеләрбез. Тавыш бирүләр 27 май көнне 9:00да туктатыла һәм шул көнне бәйгегә йомгак ясала.
Бәйгедә җиңәр өчен “Әллүки”дәге үзегез турындагы язманы "ВКонтакте", "Одноклассники" социаль челтәрләрендә үзегезнең сәхифәгә алып куегыз яисә репост ясагыз.
Хатларны һәм фотоларны "Әллүки"нең "ВКонтакте", "Одноклассники" социаль челтәрләрендәге төркемнәренә җибәрә аласыз.
Бәйләнеш өчен ватсапп:89373507507
Фото:decorwind.ru
Читайте нас: