Исәнмесез, “Әллүки” журналында эшләүче абыйлар һәм апалар! Минем исемем — Алиана. Миңа июнь аенда 4 яшь тула. Бу хатны әнием белән бергә язабыз.
Мин инде икенче ел Чакмагыш районының "Миләшкәй" балалар бакчасына йөрим. Бию һәм гимнастика — иң яраткан шөгылем. Узган елның көзендә түгәрәкләргә йөри башладым. "Антре" төркеме белән район мәдәният йортында чыгыш ясадым.
Әле көннәрне әти-әнием белән өйдә үткәрәм. Әнигә җыештырырга, ашарга әзерләргә, сеңлемнең киемнәрен үтүкләргә булышам. Күптән түгел минем кечкенә сеңлем Аида туды. Мин аны бик нык көттем!
Минем тагын бер яраткан шөгылем бар. Матур күлмәкләремне киеп куям, ә әни фотога төшерә. Миңа бу бик ошый!
Чакмагыш районының Чакмагыш авылы.
Ә сез буш вакытларыгызны ничек үткәрәсез, дуслар? Хатлар, матур фотолар көтәбез. Алар “Әллүки” журналы сайтына куелып барачак. Җиңүчене сезнең хатларны күпме кеше караудан чыгып билгеләрбез. Тавыш бирүләр 27 май көнне 9:00да туктатыла һәм шул көнне бәйгегә йомгак ясала.
Бәйгедә җиңәр өчен “Әллүки”дәге үзегез турындагы язманы "ВКонтакте", "Одноклассники" социаль челтәрләрендә үзегезнең сәхифәгә алып куегыз, репост ясагыз.
Хатларны һәм фотоларны "Әллүки"нең "ВКонтакте", "Одноклассники" социаль челтәрләрендәге төркемнәренә җибәрә аласыз. Бәйләнеш өчен ватсапп:89373507507