"Жил кебек житез, кояш кебек шаян кыз ул мин — Элина булам. Чакмагыш авылында урнашкан "Миләшкәй" балалар бакчасына йөрим. Өйдә генә торырга кушылгач, башта мина бик тә күңелсез булды. Ләкин без озак моңаеп утырмадык. Абыем Данил белән вакытны күңелле итеп үткәрә башладык. Рәсемнәр төшерәбез, уйныйбыз.
Ә бүген, әти кайтуга, әни белән тәмлекәчләр пешерергә булдык. Их, шушы өйдә генә торырга дигәннәре булмаса, барыгызны да чәйгә чакырыр идек. Әлегә ярамый шул... Һәркемгә үз өендә яхшырак!"
Элина Рәхимкулова, 3 яшь.
Чакмагыш районының Чакмагыш авылы.
Ә сез буш вакытларыгызны ничек үткәрәсез, дуслар? Хатлар, матур фотолар көтәбез. Алар “Әллүки” журналы сайтына куелып барачак. Җиңүчене сезнең хатларны күпме кеше караудан чыгып билгеләрбез. Тавыш бирүләр 27 май көнне 9:00да туктатыла һәм шул көнне бәйгегә йомгак ясала.
Бәйгедә җиңәр өчен “Әллүки”дәге үзегез турындагы язманы "ВКонтакте", "Одноклассники" социаль челтәрләрендә үзегезнең сәхифәгә алып куегыз, репост ясагыз.
Хатларны һәм фотоларны "Әллүки"нең "ВКонтакте", "Одноклассники" социаль челтәрләрендәге төркемнәренә җибәрә аласыз. Бәйләнеш өчен ватсапп: 89373507507