-6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Фотоконкурс
6 Май 2020, 12:50

Арслан Ханов: ”Өйдә дә күңелле!”

“Әллүки”дә барган “Өйдә дә күңелле!” конкурсында Чакмагыш районы кызлары һәм малайлары аеруча актив катнаша. Афәрин, дуслар! Бүген кечкенә Арсланның өйдә ниләр эшләве белән танышыйк.

"Исәнмесез! Минем исемем —Арслан. Бу хатны сезгә әнием белән бергәләп язабыз.
Быел августта миңа 4 яшь тула. Чакмагыш районының "Миләшкәй" балалар бакчасына йөрим. Бакчада бик күңелле, өйдә дә рәхәт! Минем яраткан шөгылем — рәсем төшерү. Шулай ук Алиса апам белән бергә оригамилар ясау да ошый миңа.
Әти-әнием безгә Бөек Ватан сугышында катнашкан картәтиләр турында сөйли. Без аларны игътибар белән тыңлыйбыз, картәтиләребезнең батырлыкларына сокланабыз. Үскәч мин дә бабаларым кебек кыю булачакмын!"
Арслан Ханов,
3 яшь.
Чакмагыш районының Чакмагыш авылы.
Фото гаилә архивыннан.
Ә сез буш вакытларыгызны ничек үткәрәсез, дуслар? Хатлар, матур фотолар көтәбез. Алар “Әллүки” журналы сайтына куелып барачак. Җиңүчене сезнең хатларны сайтта күпме кеше караудан чыгып билгеләрбез. Тавыш бирүләр 27 май көнне 9:00да туктатыла һәм шул көнне бәйгегә йомгак ясала.
Бәйгедә җиңәр өчен “Әллүки”дәге үзегез турындагы язманы "ВКонтакте", "Одноклассники" социаль челтәрләрендә үзегезнең сәхифәгә алып куегыз, репост ясагыз.
Хатларны һәм фотоларны "Әллүки"нең "ВКонтакте", "Одноклассники" социаль челтәрләрендәге төркемнәренә җибәрә аласыз. Бәйләнеш өчен ватсапп: 89373507507
Читайте нас: