"Исәнмесез, "Әллүки"челәр! Минем исемем — Юлия. Тиздән миңа 4 яшь тула. Мин Чакмагыш районының "Миләшкәй" балалар бакчасына йөрим. Әлеге вакытта көннәрне әти-әнием белән өйдә үткәрәм. Рәсемнәр төшерергә, биергә, жырларга яратам. Әниемә өй эшләрендә булышам. Бакча эшләре дә башланды. Әти-әнием түтәлләр әзерли, ә мин төрле яшелчәләр утыртырга ярдәм итәм. Менә шулай көннәрем файдалы да, күңелле дә үтә".
Чакмагыш районының Чакмагыш авылы.
Ә сез буш вакытларыгызны ничек үткәрәсез, дуслар? Хатлар, матур фотолар көтәбез. Алар “Әллүки” журналы сайтына куелып барачак. Җиңүчене сезнең хатларны сайтта күпме кеше караудан чыгып билгеләрбез. Тавыш бирүләр 27 май көнне 9:00да туктатыла һәм шул көнне бәйгегә йомгак ясала.
Бәйгедә җиңәр өчен “Әллүки”дәге үзегез турындагы язманы "ВКонтакте", "Одноклассники" социаль челтәрләрендә үзегезнең сәхифәгә алып куегыз, репост ясагыз.
Хатларны һәм фотоларны "Әллүки"нең "ВКонтакте", "Одноклассники" социаль челтәрләрендәге төркемнәренә җибәрә аласыз. Бәйләнеш өчен ватсапп: 89373507507