Минем исемем — Тимур. 2нче сыйныфта яхшы билгеләргә генә укыйм. Дистанцион укытуга күчкәннән бирле күп вакытым өйдә үтә. Мин буш вакытымны файдалы үткәрергә тырышам. Әниемә өй эшләрендә ярдәм итәм. Бүлмәмне җыештырам, тузаннарны сөртәм. Бергә тотынгач, эш тиз дә, күңелле дә бара.
Минем әнием аш-суга бик оста кеше! Ул көн саен кызыклы рецептлар буенча әзерли. Әни пешергән ашлар телне йотарлык тәмле була. Әти дә шулай, ди. Ә мин рецептларын ота барам, кичке ашны әзерләгәндә һәрвакыт ярдәмләшәм. Тиздән үзем дә пешеренә башлармын әле.
Табак-савыт юу, кер югыч машинаны кабызып җибәрү кебек эшләрне дә тиз генә башкарам. Әниемнән күреп, чигәргә өйрәнеп киләм. Ә иң мөһиме — сеңлемне карашам.
Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз, диләр. Минем дә бәләкәйдән эшкә өйрәнеп үсәсем килә.
Уфаның 84нче Татар гимназиясе укучысы.
Ә сез буш вакытларыгызны ничек үткәрәсез, дуслар? Хатлар, матур фотолар көтәбез. Алар “Әллүки” журналы сайтына куелып барачак. Җиңүчене сезнең хатларны сайтта күпме кеше караудан чыгып билгеләрбез. Тавыш бирүләр 27 май көнне 9:00да туктатыла һәм шул көнне бәйгегә йомгак ясала.
Бәйгедә җиңәр өчен “Әллүки”дәге үзегез турындагы язманы "ВКонтакте", "Одноклассники" социаль челтәрләрендә үзегезнең сәхифәгә алып куегыз, репост ясагыз.
Хатларны һәм фотоларны "Әллүки"нең "ВКонтакте", "Одноклассники" социаль челтәрләрендәге төркемнәренә җибәрә аласыз. Бәйләнеш өчен ватсапп: 89373507507