-6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Фотоконкурс
12 Май 2020, 15:50

Алиса Коткина: “Өйдә дә күңелле!”

Безнең яшь дусларыбыз укудан тыш вакытларын файдалы эш-гамәлләр белән үткәрә. Моны аңлау өчен “Әллүки” журналында барган “Өйдә дә күңелле!” конкурсына килгән хатларга күз салу да җитә. Бүген үзе турында бик күп сәләтләргә ия Уфа кызы Алиса сөйли.

Минем исемем — Алиса. 84нче Татар гимназиясенең 2 В сыйныфында укыйм. Мин дә өйдә вакытымны файдалы үткәрәм. Шуңа да “Әллүки”дә барган конкурста катнашырга уйладым.
Без гаиләбез белән өй театры оештырдык, мин төрле кызыклы костюмнар уйлап табам, төрле рольләргә керергә яратам. Бакчабызда нәнәемә, әниемә булышам, чәчәкләргә су сибәм. Ремонт эшләрендә дә үз өлешемне кертәм.
Мин кечкенәдән гимнастика белән шөгыльләнәм, призлы урыннарым бик күп. Бакча эшләрендә ярдәмләшкәндә дә, өйдә булганда да гимнастика элементларын кабатлап йөрим.
Төрле кул эшләре ясарга, рәсем төшерергә яратам. Нәнәем безгә: "Эшкә өйрәнеп үсегез", — дип кабатларга ярата. Мин укырга да, гаиләмә ярдәм итәргә дә, яңа һөнәрләргә өйрәнергә дә вакыт табам.
Алиса Коткина,
2 В сыйныфы.
Уфаның 84нче Татар гимназиясе укучысы.
Ә сез буш вакытларыгызны ничек үткәрәсез, дуслар? Хатлар, матур фотолар көтәбез. Алар “Әллүки” журналы сайтына куелып барачак. Җиңүчене сезнең хатларны сайтта күпме кеше караудан чыгып билгеләрбез. Тавыш бирүләр 27 май көнне 9:00да туктатыла һәм шул көнне бәйгегә йомгак ясала.
Бәйгедә җиңәр өчен “Әллүки”дәге үзегез турындагы язманы "ВКонтакте", "Одноклассники" социаль челтәрләрендә үзегезнең сәхифәгә алып куегыз, репост ясагыз.
Хатларны һәм фотоларны "Әллүки"нең "ВКонтакте", "Одноклассники" социаль челтәрләрендәге төркемнәренә җибәрә аласыз. Бәйләнеш өчен ватсапп: 89373507507
Читайте нас: