-5 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Фотоконкурс
13 Май 2020, 16:25

Арина Кәримова: “Өйдә дә күңелле!”

“Әллүки”дә барган бәйгегә оста куллы яшь дустыбыз кушылды. Кулларыннан гөлләр тамучы бу кыз кайсы яклардан икән?! Әйдәгез, үзе белән якыннан танышыйк.

"Исәнмесез, “Әллүки” журналында эшләүче абыйлар һәм апалар! Сезгә Арина исемле кыз хат яза.
Без “Әллүки”не ел саен сыйныфыбыз белән алдырабыз, яратып укыйбыз. Безгә кроссвордлар, башваткычлар чишү, бергәләп әкиятләр уку бик ошый. Үзебез дә каләм тибрәтеп карыйбыз. Берәребезнең эше журналда басылса, кош тоткандай шатланабыз.
Сыйныфташларым Карина белән Тимурның “Өйдә дә күңелле!” конкурсында катнашуын күреп, бик шатландым. Менә нинди уңган кызлар һәм малайлар укый безнең сыйныфта!
Мин дә өйдә вакытымны файдалы үткәрәм. Дәресләремне тырышып эшлим, “Якласс”, “Учи-ру” сайтларындагы барлык биремнәрне үтим. Әнием Светлана белән иҗат итәргә яратам. Без икәү рәсем төшерәбез, чигү чигәбез, курчакларга күлмәкләр тегәбез. Укытучы апа: “Кулларыгыздан гөл тама сезнең!”, ди.
Өйдә дә күңелле, ләкин мин мәктәбемне бик сагындым".
Арина Кәримова,
2 В сыйныфы.
Уфаның 84нче Татар гимназиясе укучысы.
Дуслар! Җиңүчене конкурска килгән хатларны сайтта күпме кеше караудан чыгып билгеләрбез. Тавыш бирүләр 27 май көнне 9:00да туктатыла һәм шул көнне бәйгегә йомгак ясала.
Бәйгедә җиңәр өчен “Әллүки”дәге үзегез турындагы язманы "ВКонтакте", "Одноклассники" социаль челтәрләрендә үзегезнең сәхифәгә алып куегыз, репост ясагыз.
Хатларны һәм фотоларны "Әллүки"нең "ВКонтакте", "Одноклассники" социаль челтәрләрендәге төркемнәренә җибәрә аласыз. Бәйләнеш өчен ватсапп: 89373507507
Читайте нас: