“Әллүки”дә барган шәп конкурска Амелия белән Искәндәр Әделгәрәевлар да кушыла. Әлеге вакытта Туймазы районының Бишкурай авылында яшәүче картәниләрендә кунакта алар. Уңган, тиктормас бәләкәчләр картәниләренә ярдәмләшә, йорт куяннарын караша. Амелиягә - 4, ә Искәндәргә 1 яшь кенә әле.
“Үзизоляциядә бер дә тик тормыбыз. Тузганак җыеп, куянкайларны сыйлыйбыз. Суын, ярмаларын барлап торабыз. Без нәнәебезнең зур ярдәмчеләре!” — ди бәләкәчләр.