+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Фотоконкурс
26 Май 2020, 17:50

Марат Хазбулатов: “Өйдә дә күңелле!

“Әллүки”дә барган конкурска Яңавылдан Марат исемле спортчы егет кушылды. Укудан тыш вакытларын ничек үткәрә икән яшь дустыбыз? Әйдәгез, хатны бергәләп укыйк.

Исәнмесез, “Әллүки”дә эшләүче абыйлар һәм апалар! Минем исемем — Марат. Яңавыл шәһәренең 1нче мәктәбендә 5нче сыйныфта укыйм. Мин — спорт яратам. Бигрәк тә җиңел атлетика һәм йөзү буенча уңышларым белән горурланам.
Миңа 7 яшь булган чакта әти беренче тапкыр бассейнга алып килде һәм булачак тренерем белән таныштырды. Шул мизгелдән cпорт белән нык дуслашып киттем. Бүген инде бүлмәмне йөзү буенча яулаган күпсанлы медальләрем һәм грамоталарым бизи.
Без әтием белән ел саен марафонда йөгерәбез. Гаиләбез белән велосипедта йөрергә яратабыз. Әлегә күп вакытыбыз өйдә үтә. Шулай да мин спорт белән шөгыльләнүемне дәвам итәм, тренерымның онлайн-дәресләрен тыңлыйм. Ул бирә миңа — биремнәр, ә мин башкарган күнекмәләрем турында видеолар җибәрәм.
Яраткан шөгылең булса, өйдә дә ваытны файдалы һәм күңелле үткәреп була, дуслар!
Марат Хазбулатов,
5нче сыйныф.
Яңавыл шәһәре.
Фото: гаилә архивыннан.
Читайте нас: