Үзизоляция вакытында яшь дусларыбызның файдалы эшләр белән шөгыльләнүе, әти-әниләренә ярдәмләшүе, кече туганнарын карашуы, спорт белән дус булуы бәйгегә килгән бик күп хатларда, матур фотоларда чагылды. Барыгызга да актив катнашуыгыз өчен рәхмәт!
Җиңүчене аның турындагы язманы сайтта күпме кеше караудан чыгып билгеләргә вәгъдә бирдек. 27 майның 9:00 сәгатенә иң күп карауларны Чакмагыш районының Чакмагыш авылыннан Элина Рәхимкулованың язмасы җыйды. Аның хатын сайтта 520 кеше укыган. Котлыйбыз, Элина! Уңган, өлгер кыз булып үс! Киләчәктә мондый җиңүләрең тагын да күбрәк булсын!
“Әллүки” редакциясе Элинага бик матур бүләк — иҗат итү өчен шәп набор әзерләде. Ә иң мөһиме, аның язмасы журналда басылып чыгачак.
Дуслар! Тиздән “Әллүки”дә янә шәп конкурс старт ала. Сайтта һәм төркемнәрдә карап барыгыз, бәйгегә кушылыгыз.