Азалия – Әлмәт шәһәре кызы. Уку алдынгысы, 2нче сыйныфка күчкән. Җәйге каникул вакытында Бишбүләк районының Усак- Кичү авылына, картәнисе Флүрә һәм картәтисе Рифат янына кунакка кайткан.
“Кызым бакчада ярдәмләшә. Бик тырыш, уңган бала ул. Бар эшне дә үзе белеп башкара. Иң яратканы – чәчәкләр үстерү”, - ди уңган оныгына сөенеп, картәнисе Флүрә апа.