+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Фотоконкурс
24 июль 2020, 15:15

“Нәни бакчачылар” – Алия һәм Мәрьям

“Кызарып пешкән җиләк, җыябыз чиләк-чиләк!” – ди “Әллүки”дәге фотобәйгегә кушылган Борай кызлары. Әйдәгез, үзләре белән якыннан танышыйк.

Бертуган кызлар Алия һәм Мәрьям Исламовалар Борай районының Борай авылында яши. Алиягә – 5 яшь, ә сеңлесенә нибары 2,5 яшь кенә әле. Кызлар әти-әнисенә бакчада җиләк үстерергә ярдәмләшә: чүп утыйлар, су сибәләр, җиләкләрне күчереп утыртканда, савытларга туфрак салып торалар.
“Кызларым булышып торганга да җиләк быел аеруча мул уңыш бирде. Аларның кечкенәдән уңган булып үсүенә сөенәм!” – ди әниләре.
Афәрин, кызлар!
Фото: гаилә архивыннан.
Читайте нас: