+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Фотоконкурс
25 июль 2020, 14:10

“Нәни бакчачылар” – Ильнара һәм Дилара Солтангуловалар

Җәйнең җылыга саран көннәре. Шулай да безнең фотоконкурс кызганнан-кыза бара. Фотолар республиканың төрле районнарыннан, хәтта күрше төбәкләрдән дә күпләп килә. Катнашыгыз, җиңү өчен тырышыгыз. Бәйгенең барлык шартлары монда – https://alluki.rbsmi.ru/articles/fotokonkurs/N-ni-bakchachilar-sez-kayda-356008/Ә хәзер Бүздәк районының уңган кызларын каршы алыйк

Бертуган кызлар – Ильнара һәм Дилара Бүздәк районының Иске Сабай авылында яши. Ильнарага 10 яшь, быел 4нче сыйныфка укырга бара. Сеңлесе Диларага 6 яшь. Кызлар икесе дә уңган, тырыш, әти-әнисенең ярдәмчеләре булып үсеп килә.
“Яшелчә-җимешләргә, чәчәкләргә су сибәләр, өлгергән карлыганнарны, җиләкләрне дә тиз генә җыеп кертәләр. Кызларым беләм бергә тәмлекәчләр әзерләү тагын да күңеллерәк”, - ди әниләре.
Фото: гаилә архивыннан.
Читайте нас: