Диана һәм Тимур Гайсаровлар җәйге каникулларын Бишбүләк авылында үткәрә. Тырыш бертуганнар нәнәләре Әлфия белән картәтиләре Җәүдәткә бакча үстерергә ярдәм итәләр. Яшелчә-җимешләргә су сибәләр, өлгергәнен җыеп кертәләр.
“Аллаһка шөкер, оныкларыбыз эшкә уңган. Алар белән күңелле, көннең үткәнен сизми дә калабыз”, - ди нәнәләре.