+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Фотоконкурс
27 июль 2020, 14:50

“Нәни бакчачы”лар – Альберт һәм Ариана

"Әллүки"дәге бәйгегә ерак Себер якларында яшәүче яшь дусларыбыз килеп кушылды. Аларны Башкортстан белән нинди җепләр бәйли? Үзләре белән якыннан танышыйк.

Абыйлы-сеңелле Альберт һәм Ариана Әхмадуллиннар Ханты-Манси автономияле округының Лангепас шәһәрендә яши. Альбертка – ун, ә Арианага җиде яшь.
Җәйнең иң ямьле көннәрендә алар Бүздәк районының Күзәй авылында яшәүче нәнәләре янында кунак булганнар. Альберт бакча эшләрендә ярдәмләшсә, Ариана нәнәсенә чебиләр сакларга, тәмле-тәмле ризыклар әзерләргә булышкан. Бу җәй яшь дусларыбызның хәтерендә бергәләп җиләккә йөрү, яңа пешкән икмәкнең мичтән чыгуын көтү, хуш исле үләннәр белән чәйләр эчү кебек күңелле мизгелләре белән сакланачак. Сезгә дә уңышлар телибез, дуслар!
Фото:гаилә архивыннан.
Читайте нас: