+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Фотоконкурс
30 июль 2020, 11:35

“Нәни бакчачы” – София Беглова

Дуслар! “Әллүки”дәге фотоконкурс тәмамланырга сигез көн бар. Сайтта иң күп караулар җыйган фоторәсем хуҗасы җиңүче булачак. Сезнең фотоны күбрәк кеше күрсен өчен “Әллүки”нең “Вконтакте” (https://vk.com/alluki), “Одноклассники” (https://ok.ru/allukiufa) төркемнәрендә үзегез турындагы язмага репост ясагыз, дусларыгызга җибәрегез. Җиңүчене бик матур бүләк көтә.Ә хәзер конкурста катнашучы чираттагы уңган кызыбызны каршы алыйк!

София Беглова – Уфа шәһәре кызы. Быел беренче сыйныфка укырга төшә. Софиянең ямьле җәй көннәре кунакта – Благовар районының Сарайлы авылында үтә. Биредә аның нәнәсе яши.
“Кызым тырыш, акыллы, кызыксынучан. Бакчада да, аш бүлмәсендә дә ярдәмчем ул!” – дип горурлана оныгы белән нәнәсе.
Афәрин, София! Уңышлар телибез сиңа!
Фото:гаилә архивыннан.
Читайте нас: