+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Фотоконкурс
4 август 2020, 16:00

“Нәни бакчачы” – Сәйдә Әхмәтова

Фотоконкурска Нефтекама шәһәрендә яшәүче нәни дустыбыз кушылды. Өй янында бакча булу нинди зур сөенеч! Кечкенәдән эшкә дә өйрәнәсең, тәмле ризыклар белән дә сыйланасың.

Сәйдә – Нефтекама шәһәре кызы. Аңа өч яшь. Быел аларның гаиләсе үз йортларына күчкән. Өй янында бакчалары булу бик ошый икән Сәйдәгә. Әтиләре еракта эштә булгач, яз көне уңган кыз әнисенә үсентеләр утыртырга ярдәмләшкән. Сәйдә тырышкач, су сипкәч, яшелчәләр әнә ничек мул уңыш биргән!
Уңган кыз кайвакыт шаярып кына помидорлар янына кереп кача. Ә әнисе үзен эзләп тапкач, шатлана-шатлана өлгергән сый-нигъмәтне җыялар. Афәрин, бәләкәч дустыбыз!
Фото: гаилә архивыннан.
Читайте нас: