-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Фотоконкурс
5 август 2020, 11:20

“Нәни бакчачы”лар Азалия һәм Реналь

Фотоконкурска Чакмагыш районы уңганнары кушыла. Әти-әниләренең ярдәмчеләре булып үсә нәни бакчачылар!

Азалия Хәмидуллина hәм Реналь Кәримов Чакмагыш районының Рәҗәп авылында яши. Азалиягә – 9, ә аның кечкенә энесенә 4 яшь. Апалы-энеле тырыш дусларыбыз әти-әниләренә бакча эшләрендә ярдәмләшә. Чүп тә утыйлар, суын да сибәләр, өлгергән җиләк-җимешләрне дә “һә” дигәнче җыеп куялар.
Азалия бар эшне дә белеп башкара, энесе дә апасыннан калышмый. Афәрин, дуслар!
Фото:гаилә архивыннан.
Читайте нас: