+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Фотоконкурс
6 август 2020, 01:50

“Нәни бакчачы”лар – Чулпан һәм Алсу

Фотобәйгегә Туймазы районының эшсөючән кызлары кушыла. Уңган нәни дусларыбызның бакчаларында ниләр генә үсми! Үзләре белән якыннан танышыйк әле.

Бертуган кызлар Чулпан һәм Алсу Шәриповалар Туймазы районының Кандра авылында яши. Чулпанга – 5 яшь, ә сеңлесе Алсуга 3 яшь кенә әле. Кызлар кечкенә булсалар да әти-әнисенә бакчада кар эрү белән ярдәмләшә башлыйлар икән.
“Язын кар астыннан чыккан чүпләрне жыешалар, чәчәкләр утыртышалар, су сибәләр, чүп утыйлар. Шундый ярдәмчеләребез булгач, бакчабыз һәрвакыт ямьле, матур чәчәкләргә төренеп тора, яшелчә-җимешләр уңышны мул бирә”, - дип сөенә әниләре.
Афәрин, кызлар! Уңышлар телибез сезгә!
Фото: гаилә архивыннан.
Читайте нас: