+20 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Фотоконкурс
7 август 2020, 14:00

“Нәни бакчачы” фотоконкурсы тәмам!

“Әллүки”нең бер ай дәвамында барган кызу бәйгесендә кем җиңде?!

“Нәни бакчачы” фотобәйгесе тәмам, дуслар! Конкурс шундый күңелле барды, электрон почтага, “В контакте” социаль челтәрендәге биткә, ватсапп номерына фотолар “явып” кына торды.
“Әллүки” журналы оештырган конкурста республикабызның төрле районнарыннан, Татарстаннан, Ханты-Манси автономияле округыннан – барлыгы 65 нәни бакчачы катнашты. Алардан 250дән артык берсеннән-берсе матур фотолар килде.
Конкурс шартлары буенча “Әллүки” сайтында (https://alluki.rbsmi.ru/articles/fotokonkurs/) иң күп караулар җыйган фото хуҗасы җиңүче булачак дип вәгъдә иттек. 7 августның 9:00 сәгатенә Уфа шәһәреннән София Беглованың фотосы караучылар саны буенча рекорд куйды. Нәни бакчачының фотосын 478 кеше караган! Афәрин, София! Җиңүчене редакциядә матур бүләк – “Нәни иҗатчылар” җыелмасы көтә.
Сюрпризлар моның белән генә бетми әле! Софиянең, шулай ук бу бәйгедә аеруча активлык күрсәткән тагын берничә нәни бакчачының фотолары “Әллүки” журналында басылып чыгачак.
Алар - Бишбүләк районының Иттихат авылыннан фотосы 349 карау җыйган Тимур Лотфуллин; “В контакте” социаль челтәрендә фотоларына иң күп “лайклар” (410) һәм комментарийлар (88) җыйган Илеш егетләре Алмаз һәм Альмир Латыйповлар, фотолары 324 лайкка ия Илдан Дәүләтгәрәев.
Һәм... Бу бәйгедә катнашучы барлык балалар “Әллүки”нең махсус Мактау грамотасы белән бүләкләнәчәк.
Эшкә уңган, тырыш кызлар һәм малайлар! Кечкенәдән хезмәт сөеп үскән нәни дусларыбыз! Барчагызга да тик уңышлар юлдаш булсын!
Фото:lifehacker.ru
Читайте нас: