+19 °С
Облачно
Журналга язылу

Хәтер җепләре беркайчан да өзелмәячәк

Уфа шәһәренең 7нче модельле балалар китапханәсендә “Хәтер дивары” булдырылды.

Хәтер җепләре беркайчан да өзелмәячәкХәтер җепләре беркайчан да өзелмәячәк
Хәтер җепләре беркайчан да өзелмәячәк

Җиңү көненә Уфа шәһәренең 7нче модельле балалар китапханәсендә “Үлемсез полк” форматының берсе —“Хәтер дивары” булдырылды.

Китапханә хезмәткәрләренә аның бизәлешен сайлауга  Рәсүл Гамзатов шигыренә язылган җыр юллары этәргеч биргән:

“Мне кажется порою, что солдаты,

С кровавых не пришедшие полей,

Не в землю нашу полегли когда-то,

А превратились в белых журавлей”.

“Үлемсез полк” стилистикасында бизәлгән сугышчылар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш балалары портретлары,  һәм очучы торналар силуэты, анда китап укучылар үз геройларының фамилиясен яза ала — бу сугыш чоры буыны турында безнең хәтер һәм һәркемгә рәхмәт сүзләре.

Бу хәтер җепләре беркайчан да өзелмәячәк, чөнки без үткәннәр белән, геройларыбыз белән горурланабыз һәм аларның батырлыгын мәңге истә тотачакбыз.

 

Ирина Зиннәтуллина,

китапханә мөдире.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас