+19 °С
Облачно
Журналга язылу
Файдалы эшләр елы
25 Августа 2023, 13:05

Ватаныбыз өчен горурлык хисләре уята!

Русиянең Дәүләт флагы көнендә Уфа шәһәренең 7нче модельле балалар китапханәсендә патриотик акция узды.

Ватаныбыз өчен горурлык хисләре уята!Ватаныбыз өчен горурлык хисләре уята!
Ватаныбыз өчен горурлык хисләре уята!

Русиянең Дәүләт флагы көнендә Уфа шәһәренең 7нче модельле балалар китапханәсендә “Русия флагы астында" патриотик акциясе узды.

Русиянең Дәүләт флагы көне — миллионлаган кешеләрне уртак кыйммәтләр һәм идеяләр тирәсендә берләштерүче бәйрәм. Бу туган илгә мәхәббәтне белдерү мөмкинлеге. Китап сөюче яшь дусларыбыз бәйрәм тарихы, Дәүләт байрагының төсле символикасы турында белделәр.

 Теләге булганнар осталык дәресендә катнашты: анда укучылар ак-зәңгәр-кызыл чәчәкләр ясады. Һәм акциядә катнашучы кызлар һәм малайлар Русия флагы төсләрендәге тасмалар алды.

 

Ирина Зиннәтуллина фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас