+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

“Башкортстан Кванториумы” балалар технопаркында шөгыльләнүчеләр җиңү яулады!

Күптән түгел Мәскәүнең “Сколково” базасында виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлык икенче Бөтенрусия фестивале үтте.

Күптән түгел Мәскәүнең “Сколково” базасында виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлык икенче Бөтенрусия фестивале үтте.
Фестиваль кысаларында VR/AR технологияләрне куллану буенча өч көнлек Хакатон оештырылды. Анда илнең 40 төбәгеннән 350 яшь уйлап табучылар катнашты.
Катнашучылар чараның партнер-компанияләре биремнәре буенча VR/AR-кушымталар эшләде.
“Башкортстан Кванториумы” балалар технопаркын өч команда тәкъдим итте. Алар — “Виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлык” квантумында шөгыльләнүче кызлар һәм малайлар.
Безнең укучыларның эш нәтиҗәләре — виртуаль урыс музееның интерактив бүлмәсендә сурәт төшерү өчен VR кушымта, тулыландырылган чынбарлык технологиясе ярдәмендә тарих һәм астрономия буенча дәреслекнең битен “тергезү” өчен кушымта.
Хакатонның соңгы көнендә укучылар үзләренең проектларын яклады. Нәтиҗәдә безнең командаларның барысы да җиңүче дипломы белән бүләкләнде.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: