+21 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Җәйге лагерьларга электрон сертификат алып булачак

Ата-аналар гаризаны сайт аша җибәрә ала

Президент Владимир Путин указына ярашлы, 2018 елда Русиядә федераль масштабта яңа гомумдәүләт проектлары кабул ителде.
"Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында республикада "Һәр баланың уңышы" дигән төбәк проекты гамәлгә ашырылачак. Әлеге проект балаларны өстәмә белем бирүгә җәлеп итү юлы белән төрле яклап үсешкән һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләүне, моның өчен сыйфатлы шартлар булдыруны үз эченә ала. Шушы максаттан республикада “Ял һәм сәламәтләндерү өлкәсендәге хезмәтләргә мохтаҗ балаларны һәм үсмерләрне исәпләүнең бердәм системасы” эшли башлады.
Андый система ялга мохтаҗ балаларның исәбен белү һәм исемле электрон сертификатлар бүлү өчен оештырыла. Аның төп бурычы — балалар лагерена, шифаханәләргә исемле сертификатлар бүлүне һәм тапшыруны оештыру, балаларның ялын һәм аларны сәламәтләндерүне оештыруның исәбен алып бару, бирелгән һәм кулланылган сертификатларның статистикасын булдыру.
Бу системада биш кабинет каралган: дәүләт власте органнары, мәгариф бүлекләре, предприятиеләр, лагерьлар һәм ата-аналар өчен.
Ата-аналар баласына ял итү өчен лагерьны, сменаны үзләре сайлап, гариза бирә ала. Моның өчен сайтка кереп, “Республиканың сәламәтләндерү учреждениеләренә сертификатларны электрон рәвештә бүлү” категориясен сайларга һәм ата-ана буларак теркәлергә кирәк.
Республикада 104 шәһәр яны лагерьлары эшли. Ял итәргә һәм сәламәтлеген ныгытырга яраклы 458 мең бала бар.
#национальныепроекты
#нац.проекты
#региональныепроекты
#нацпроектыБашкортостан
#ВладимирПутин
Читайте нас: