+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Сәләтле балаларга ярдәм булачак

Республикада сәләтле балаларга ярдәм итү үзәкләре булдырылачак.

Узган елның 7 маенда Президент Владимир Путин “Русия Федерациясенең 2024 елга кадәр үсешенең стратегик бурычлары һәм илкүләм максатлары турында”гы Указга кул куйган иде. 2019-24 елларга исәпләнгән "Мәгариф" гомумдәүләт проекты шул Указга ярашлы гамәлгә ашырыла.
2019 елда Башкортстан "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында 1 миллиард сум акча алачак. Республикада сәләтле балаларга ярдәм итү үзәкләре булдыру максатыннан федераль бюджеттан 200 миллион сум юнәлтеләчәк. Ә кече яшьтәге сабыйлар өчен мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында консультация үзәкләре булдырылачак. Аларда сәләтле балалар һәм аларның әти-әниләре белән эш алып барылачак.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: