Башкортстанда “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында 2020 елга кадәр өч яшьтән кече балалар өчен 6 мең 909 урынлык 43 балалар бакчасы төзеләчәк. Бу максатка 4,5 миллиард сум акча бүленәчәк.
Гомум саннан 1470 урын ике яшькә кадәр балалар өчен оештырылачак. Мәгариф оешмаларына капиталь ремонт ясау нәтиҗәсендә 5 мең 439 урын булдыру планлаштырылган.
2021 елга кадәр өч яшькә кадәр балаларны бакчага урнаштыру мәсьәләсе тулысынча хәл ителәчәк.