+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Ә син күпереп пешкән икмәк яратасыңмы?

Президент Владимир Путин указына ярашлы, 2018 елда Русиядә федераль масштабта яңа гомумдәүләт проектлары кабул ителде. Шул максаттан республикада “Яшь профессионаллар” (Һөнәри белем бирүнең көндәшлеккә сәләтен үстерү) төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

Бу максаттан, агымдагы елның 11 июненьдә Уфа тармак технологияләре колледжы базасында “Пешекче эше” һәм “Икмәк пешерү” компетенцияләре буенча лабораторияләр ачылды.
Заманча стандартларга һәм алдынгы технологияләргә ярашлы югары квалификацияле эшче кадрлар һәм белгечләр әзерләү максатында әлеге колледж базасында махсуслаштырылган үзәк булдырылган иде. “Пешекче эше” һәм “Икмәк пешерү” компетенцияләре буенча эшләүче үзәк заманча укыту мәйданчыгы булып тора, ул Ворлдскиллс Русия стандартларын исәпкә алып җиһазландырылган.
Бу белем учагында укыган апа-абыйларыгыз оста куллы пешекчеләр булачак. Алар пешергән икмәк сезнең табынга да килеп җитәр әле.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова.
Читайте нас: