+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Сөт эчсәң, сәламәт булырсың!

1 июльдә Стәрлетамак шәһәрендә балаларга сөт ризыклары җитештерү предприятиесе ачылачак.

Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы, "Демография" гомумдәүләт проектына караган чараларның берсе буларак, сөт кухнялары тәҗрибәсен бөтен республикага тарату бурычы куелган иде. Хәзерге вакытта сөт кухнясы Уфада уңышлы эшләп килә. Аз керемле гаиләләрне тәэмин итүдән тыш, аның продукциясе ирекле сатуга да чыгарыла. Бу уңай тәҗрибәне республиканың башка шәһәрләрендә дә тарату планлаштырыла.
1 июльдә Стәрлетамакта тәүлегенә 5 тоннага кадәр сөт эшкәртү мөмкинлеге булган балалар туклануы кухнясы — сөт фабрикасы эшли башлаячак. Ул аена 15 төрле сөт продукциясе, 1,5 миллионнан артык порция җитештерәчәк. Шулай итеп, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче өч яшькә кадәрге 1400 бала һәм коммерция нигезендә 11 меңнән артык бала кыйммәтле сөт продуктлары белән тәэмин ителәчәк.
Проект Стәрлетамак, Салават, Ишембай һәм Мәләвез шәһәрләрендә гамәлгә ашырыла башлаячак.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: