Үзәкнең белем бирү юнәлешләре һәм программасы бик бай булмакчы. Фән юнәлешенә социаль-гуманитар, физика-математика, мәгълүмати-технология, химия-биология, лингвистика, табигый-графика, проект эшчәнлеге керсә, спорт буенча фехтование, грек-рим көрәше һәм көрәш төрләре булачак. Шулай ук балаларга сынлы сәнгать өлкәсендә дә талантларын үстерергә мөмкинлек ачыла.