+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Балалар сәламәт үссеннәр!

Башкортстанда 2024 елга кадәр "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында мөһим эшләр башкарылачак.

Русия Президенты Владимир Путинның май указына ярашлы, "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында, Башкортстанда 2024 елга кадәр 18 балалар поликлиникасы һәм бала тудыру йорты ремонтланачак, 220 берәмлек җиһаз сатып алыначак. Шулай ук, Туймазы һәм Дүртөйле шәһәрләрендә яңа балалар поликлиникалары ишекләрен ачачак.
"Балалар сәламәтлеген үстерү" төбәк проектын гамәлгә ашыруга 2019 елда Башкортстан Хөкүмәте 1 миллиард 700 миллион сумнан артык акча юнәлтәчәк, шуның 300 миллион сумы федераль бюджеттан бүленәчәк.
#Национальныепроекты
#Нацпроекты
#Региональныепроекты
#ВладимирПутин
Читайте нас: