+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Ә син “Спорт шимбәсе”ндә катнаштыңмы?

Мәгариф гомумдәүләт проекты кысаларында республикада “Мәгарифтә күтәрелеш” проекты гамәлгә ашырыла. Шуңа ярашлы, агымдагы елның маенда республикада “Спорт шимбәсе”темасына багышланган тематик шимбә үткән иде. Әлеге чарада 900дән артык мәктәп һәм 187844 укучы катнашты.
Бу көнне мәктәпләрдә флешмоб, күңелле старт һәм зарядка, спорт эстафетасы, станцияләр буйлап сәяхәт, волейбол, пионербол буенча ярыш, саф һавада сәламәтлек дәресе кебек мавыктыргыч чаралар оештырылды.
Шулай ук мәктәп укучылары ГТО комплексы нормативларын тапшыруда катнашты. Өстәмә белем бирү учреждениеләрендә урманга экскурсияләр оештырылды, укучылар анда каршылыклар да үтте.
Күмәкләшеп йөгерү, гаилә кроссы, халык һәм милли спорт төрләре буенча фестиваль, флешмоблар, укучылар һәм әти-әниләр арасында футбол, волейбол буенча дусларча уен, төрле акцияләр — шимбә чараларының иң популяр төрләре булды.
Билгеле булуынча, тематик шимбәләр Башкортстан вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров йөкләмәсенә ярашлы, “Мәгарифтә күтәрелеш” беренче мәктәп форумы нәтиҗәләре кысаларында үткәрелде.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: