Владимир Путинның май указларына ярашлы, “Санлы икътисад”гомумдәүләт проекты кысаларында республиканың ике мәгариф һәм бер сәламәтлек саклау оешмасы санлы технологияләрне үстерүгә грант отты. Җиңүчеләр исемлегендә:
— Стәрлетамак шәһәренең 12нче лицее — “Математика”, “Информатика” һәм “Технология” фәннәрен укытуда яхшы нәтиҗәләре булган мәгариф оешмаларының санлы белем бирү буенча тәҗрибәсен үстерү” юнәлеше буенча.
— Туймазы шәһәренең Балалар иҗат үзәге — “Математика һәм информатиканы тирәнтен өйрәнү өчен мәктәп базаларында балаларга өстәмә белем бирү һәм балалар берләшмәләре булдыру һәм аларга ярдәм итү” юнәлеше буенча.
— “Толпар” туберкулезга каршы балалар шифаханәсе — “Мизгелле лагерьларда укучылар өчен дискретлы математика, информатика, санлы технологиялар буенча тематик сменалар үткәрү” юнәлеше буенча.